Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Моң патшабикәсе»

 

Әлфия Авзаловага 90 яшь тулу уңаеннан Айбаш авылы китапханәсендә «Моң патшабикәсе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Әлфия Авзалова-татар халык җырларын эстрадада  башкаруга нигез салучы. Хәзерге заман көйләрен популярлаштыру һәм башкару идеясе дә аныкы һәм ул бу идеяны уңышлы тормышка ашыра. Җырчы беренчеләрдән булып республикада эстрада ансамблен оештыра, аңа төрле жанрдагы артистлар керә һәм үзенең гастроль эшчәнлеген башлый. «Дөнья халыклары җырлары» дигән концерт программасы иң популярларның берсе була, анда Әлфия Авзалова дөньяның төрле телләрендә җырлар башкара. Җырчы тирә-юньдәгеләргә гаҗәеп рух көчен, какшамаслыгын  һәм ихтыяр көчен күрсәтә. Ә замандашлары аны дөрес һәм гадел кеше итеп тасвирлыйлар.