Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Үз Ватанының улы»

   

2022 елның 25 декабрендә Мөсәгыйть Хәбибуллинның тууына 95 ел тула. Мөсәгыйт Хәбибуллинның исеме республикабыздан читтә дә билгеле. Аның китаплары укучыларда зур ихтыяҗ белән файдаланыла. Романнары    саф мәхәббәт, кешелеклелек, зирәклек кебек темаларны күтәрәләр, тарихи чынбарлыкны танып белүгә ярдәм итәләр. Мөсәгыйт Хәбибуллин үзенең иҗади юлын район газетасында, XX гасырның 50 нче елларында башлый. Соңрак аның хикәяләре республика басмаларында басыла. Узган гасырның 80 нче еллары башыннан язучы тарихи тематика белән мавыга. 1996 елда М.Хәбибуллинга  Кол Гали исемендәге Халыкара премия бирелә, ә 2003 елда ул Тукай премиясенә лаек була. Юбилеена багышлап китапханәдә «Үз Ватанының улы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр  өчен файдалы булды.