«Вакыт сулышын нечкә тоючы язучы»
2022 елда Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тула. Хәсәнов Мәхмүт Максуд улы (1927-1990) - күренекле прозаик, драматург, актер, публицист. Ул 50 нче елларда әдәбиятка килә. Әсәрләрендә күбрәк кешеләр язмышы турында яза. Ул вакыт сулышын нечкә тоя һәм моны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра белә. Кеше белән табигать арасындагы үзара мөнәсәбәтләр аның иҗатында аерым урын алып тора. Балалар өчен пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр яза. Юбилеена багышлап китапханәдә «Вакыт сулышын нечкә тоючы язучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, ул язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләргә бик кызыклы булды.