«Батырлык нәрсә ул?»
9декабрь–Ватан батырлары көне уңаеннан — китапханәдә «Батырлык нәрсә ул?» исеме астында тәрбия сәгате үткәрдек. Чараның төп максаты- Батыр сүзе нәрсәне аңлата ? Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен ничек аңлыйсың? Кебек сорауларга җавап табу. Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары белән таныштыру; алар турында мәгълүмат биреп, батырлыкка рухландыру; батырлык турындагы мәкальләр аша укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган илгә мәхәббәт хисе булдыру.