Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сәламәтлек зур байлык!»

  

 1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.

 Сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Айбаш авылы мәдәният йорты белән     берлектә яшүсмерлэр белән «Сәламәтлек зур байлык!»-  дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Бу чарага фельдшер Инсия Зиннатуллина  да чакырылган иде.