Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Зур этнографик диктант»

 

2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара агарту акциясе булып узды. Ел саен татарстанлылар да әлеге Акциядә актив катнаша. Диктант Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта үткәрелә. «Зур этнографик диктант»ны оештыручылар -Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты.

VII Халыкара агарту акциясенең максаты – халыкларның илебездә яшәүче милләтләрнең тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү.

Айбаш авылы китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды.