"Джонатан Свифтның өйрәнелмәгән дөньясы»
2022 елның 30 ноябрендә Айбаш авыл китапханәсендә инглиз язучысы Д. Свифтның тууына 355 ел тулу уңаеннан "Джонатан Свифтның өйрәнелмәгән дөньясы» дип исемләнгән әдәби сәяхәт булып узды.
Чара башында укучылар Джонатан Свифтның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чыгышыбыз слайд презентациясе белән тулыландырылып барылды. Автор үз чорының кискен сатирик памфлеты буларак иҗат иткән «Гулливер сәяхәте» романына аерым игътибар бирелде.
Безнең чараның максаты- укучыларны инглиз язучыларының тормышы, ягъни Джонатан Свифтның иҗаты белән таныштыру.