«Китаплар барын да беләләр»
22 ноябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә «Китаплар барын да беләләр» дигән мәгълүмат сәгате узды Ел саен 22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Укучыларның танып белү активлыгын үстерү максатында, сүзлекләр һәм энциклопедияләр көнендә китапханәдә чара узды. Чара барышында балалар сүзлекләрнең нинди булуын, алардан ничек дөрес файдаланырга кирәклеген һәм сүзлектән энциклопедиянең нәрсә белән аерылуын белделәр. Чараның максаты: укучыларның сүзлекләр һәм энциклопедияләр турында белемнәрен киңәйтергә, аларның күптөрлелеген һәм һәрберсенең билгеләнешен күрсәтергә.