Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Астрид Линдгрен әкиятләре”

 

Бөек швед язучысы Астрид Линдгрен юбилеена “Астрид Линдгрен әкиятләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә балалар авторларының дөньядагы иң танылган һәм иң яраткан әсәрләре:  «Карлсон, ул түбәдә яши», «Пеппи Длинный чулок», «Расмус-бродяга», «Веселая кукушка», «Ронни - разбойник кызы», «Карлсон, ул түбәдә яши, тагын очып килде», «Блюмквист-шымчы», шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турында материаллар куелды.

Аның әкиятләрен дөньяның барлык илләреннән килгән балалар да укырга ярата, чөнки алар балаларга карата зур мәхәббәт һәм наз белән язылган. Астрид Линдгрен үз гомерендә йөздән артык әсәр язган, аның эшләре дистәләгән телгә тәрҗемә ителгән. Әлеге әсәрләрнең мотивлары буенча кырыктан артык фильм төшерелгән.

         Китапларында Астрид Линдгрен балалар турында яза: кызык һәм күңелле, күңелсез һәм булдыклы. А. Линдгрен үзенең әсәрләре белән балаларга һәм өлкәннәргә бер-берсен яратканда гына яхшы булачагын әйтә.