Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Сыңар канат кагылса да, сынмаган, сыгылмаган...”

 

24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Әниләр көненә карата “Сыңар канат кагылса да, сынмаган, сыгылмаган...” дип исемләнгән кичә булып узды. Аны Биектау районы "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырды. Әлеге кичәдә Айбаш авылы җирлегеннән Зиннатуллина Гөлфия Тәбрис кызы катнашты.