“Әниемнең җылы кочагы”
26 нчы ноябрь көнне Айбаш авылы мәдәният йортында Халыкара әниләр көненә багышланган “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.Кичә барышында әниләр белән башваткыч уены уйнадык, концерт номерлары карадык, кичә ахырынды чәй табыны артында җылы аралашу булды.
Әлеге кичәгә без газиз әниләребезне зурларга, аларга үзебезнең иң тирән ярату хисләребезне тагын бер кат белдерергә дип җыелдык.
Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле,иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез – әниләр.