«Татар җыры сине юксына»
Милләтебезнең данлыклы кызы, танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 1 ноябрь көнне 116 ел тулды. Сара Садыйкова – үзенең иҗат гомерендә 400 гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Айбаш авылы китапханәнәсендә Сара Садыйкованын тууына 116 ел тулу уңаеннан «Татар җыры сине юксына» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Монда Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды.