«Халыклар дуслыгы»
5 ноябрь- Айбаш авыл китапханәсендә «Халыклар дуслыгы» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.Чарада катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Россия территориясендә яшәүче күпсанлы халыклар, аларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм көнкүреше турында белделәр. Китапханәче балаларга дус була белү, тирә-юньдәге кешеләр белән уртак тел табуның мөһимлеге турында сөйләде.