«Татарстан Конституциясенең үзенчәлекләре һәм тарихы»
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 30 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Айбаш авылы китапханәсендә «Татарстан Конституциясенең үзенчәлекләре һәм тарихы» исеме астында чара үтте.
Укучыларны Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштырдык, мәгънәләрен ачыкладык. Татарстан Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге, кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштырып,Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшердек. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләргә тырыштык.