«Ә син мультфильм карарга яратасыңмы?»
29 октябрь көнне Айбаш авыл китапханәсендә Халыкара анимация көненә багышланган «Ә син мультфильм карарга яратасыңмы?» дигән чара үтте. Китапханәче балаларны анимация тарихы белән таныштырды һәм мультфильмнарның ничек төшерелүе турында сөйләде. Чара барышында ком , рәсем , курчак, пластилин, тукыма, компьютер, Flash анимация, 3D кебек анимация төрләре белән таныштырды. Балалар мультфильмнарның ничек барлыкка килүен, персонажлар ничек җанлануын белделәр. Шулай ук сценарист, мультипликатор, рәссам-аниматор, режиссер һөнәрләре белән таныштылар. Ә тагын алар иң яхшы мультфильмнарның әдәби әсәрләр, балаларның яраткан китаплары буенча төшерелүен белделәр. Чара ахырында «Шалкан» әкиятен сәхнәгә куйдык.