«Мин бүген дә балачак илендә»
28 октябрь көнне Айбаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә якташыбыз Ләлә Гыймадиевага багышланган «Мин бүген дә балачак илендә» дип исемләнгән кичә үткәрдек.
Ләлә апа – малайларның-кызларның сыйныфташы да,авылдашы да,сердәше дә, яшьтәше дә,замандашы да. Ул укытучы да,тәрбияче дә,психолог та,табиб та.Ул баланың күңелен дәвалый,рухын ныгыта,әле ныгып та җитмәгән хыялларына канат куя…
Әсәрләрендә ата-ана белән бала, укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре хакында сүз бара, укучыларны балалар бакчасы, мәктәп тормышы белән таныштыра. Балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өнди.
Иң элек укучыларны Ләлә апага багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырдым, кыскача гына тормыш юлын сөйләдем. Аннан соң якташыбызга багышланган презентация күрсәттек.