«Көз ул- муллык»
22 октябрь көнне китапханәдә укучылар өчен «Көз ул- муллык» - дип исемләнгән күргәзмә ясап куелды, күзәтү үткәрелде.
Күргәзмә өч өлештән торды.
1. Икмәк- яшәү терәге- Әлеге бүлектә игенче һөнәре, икмәккә сакчыл караш булдыру турындагы китаплар куелды.
2. Җәйнең бер көне ел туйдыра бүлегендә яшелчәләр, аларны авырулардан һәм корткычлардан саклау буенча китаплар куелды.
3. Гадәттәге яшелчәләрдән искиткеч рецептлар өлешендә аш-су серләре,татар халык ашларын әзерләү ысуллары турында китаплар урын алды.
Ахырдан яшелчәләр турында табышмаклар әйтештек.