«Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!»
Көзнең алтын төсләргә күмелгән матур көнендә кешелек дөньясы Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – тыл ветераннарына ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу - безнең олы бурычыбыз.Шул уңайдан Айбаш авылы җирлегенә кергән 6 авылда яшәгән 106 тыл ветеранына азык-төлек пакетлары өләшеп чыктык.Аларны бәйрәм белән котлап ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле, хөрмәтле гомер теләдек.