"Татар шагыйре"
19 сентябрь танылган фронтовик шагыйрь Нури Арслановның тууына 110 ел тулуга багышлап "Татар шагыйре" дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Китап укучыларны атаклы шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык, берничә шигырен кычкырып укыдык.
Нури Арсланов лирик-публицистик шигырьләр, поэма-легендалар, поэма-әкиятләр иҗат иткән автор. Шәрык һәм төрки халыклар әдәбиятын, шул халыклар поэзиясен тирәнтен белү аңа үзенең иҗатында бик ярдәм итә. Шәрык классик поэзиясе үлчәмендә һәм формаларында шигырьләр, робагыйлар яза. Күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган.
Нури Арсланов - бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында аның утыздан артык китабы басылып чыга. 1985 елда "Иделем - илем" исемле шигырьләр китабы өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.