Безнең юбиляр
Татар совет драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм, төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, белемен дәвам итәр өчен, Казанның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Мөхәммәдия»гә укырга керә.