Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Күренекле шәхес»

   

Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссёр Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел (1887-1938) тулу уңаеннан «Күренекле шәхес» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар    язучының  китабы битләрендә бирелгән фоторәсемнәр , әдип турында язучылар һәм шагыйрьләрнең фикерләре белән таныштылар. Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре укучыны уйландыра һәм сокландыра. Әле бүгенге көндә дә «Зәңгәр шәл», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» кебек халкыбызның тормыш – көнкүрешен яктырткан үлмәс әсәрләрен тамашачылар яратып кабул итә.