Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Чыңлый көмеш кыңгырау»

 

1 сентябрь көнне Айбаш  төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейка узды.

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.