«Зур концерт»
29 август көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Зур концерт» булды.Бәйрәм концертында Беларусия республикасы Минск шәһәреннән «Ләйсән» татар-башкорт фольклор ансамбле белән берлектә районыбыздагы фольклор коллективлары концерт куйды. Без «Сердәш» фольклор коллективы белән чыгыш ясадык.