«Ватаным-Татарстан»
Республика көне уңаеннан балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү максатыннан «Ватаным-Татарстан» исеме астында викторина үткәрелде. Алар төрле тарихи, герб, флаг, гимн белән бәйле булган сорауларга җавап эзләделәр. Ә ахырдан бергәләп матур итеп Татарстан гимны җырланды. Бу викторинадан соң балаларда ватаныбызга карата ярату һәм горурлык хисләре тагын да көчәйгәндер дип ышанып калабыз.