«Җәлил һәм җәлилчеләр»
25 август - Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Айбаш авылы китапханәсендә «Җәлил һәм җәлилчеләр» темасы астында әдәби викторина үткәрелде.Викторинада сораулар Муса Җәлилнең иҗаты ,тормыш юлы,сугышчан батырлыгы турында иде. Китапханәче үзенең чыгышында М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Максат итеп укучыларга тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды.
Чара барышында « Җәлил һәм җәлилчеләр » дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмәдәге басмалар Муса Җәлилнең үзе һәм көрәштәшләренең нацистларга каршы алып барылган эшчәнлеге турында иде. Монда ук шагыйрьнең иҗат җимеше булган “Моабит дәфтәрләре” циклы татар һәм башка телләрдә тәкъдим ителгән иде.