Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Туган илем-Россия»

Россия Дәүләт флагы көнендә Айбаш авылы китапханәсе «Туган илем-Россия»дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырды  . Китапханәче балаларны илнең дәүләт символлары тарихы белән таныштырды, флагның һәр төсенең мәгънәсен төшендерде.Дәүләт флагының  нинди очракларда  куллануын аңлатты. Китап укучылар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар да патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт, Россия символларына — гербка, флагка һәм гимнга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.