«Рөстәм Мингалимовның иҗаты»
15 август көнне язучы, шагыйрь, драматург Рөстәм Мингалимовның тууына 85 ел уңаеннан китапханәдә «Рөстәм Мингалимовның иҗаты» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының әсәрләре, аның иҗаты, тормыш юлы турындагы китаплар урын алды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Көн дәвамында күргәзмә белән төрле яшьтәге авыл халкы танышты.