Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Җиз самавыр"

Әтнә районы Кышлау авылының тирә-якка шифалы суы белән дан казанган Маһитап чишмәсендә "Җиз самавыр" фестивале үтте. Фестивальгә Арча, Биектау, Балтач һәм Мари Иле республикасының Бәрәңге  районнарыннан үзешчән ансамбльләр килгән иде.Безнең "Сердәш" фольклор коллективы "Фольклор этнографик күренеш" номинациясендә "Эчсәң чәй-җанга җәй" репертуары белән чыгыш ясады.