«Әбием сандыгы серләре»
22 нче июль көнне китапханәдә «Әбием сандыгы серләре» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрдек.
Әлеге бәйрәмдә балалар әби-бабаларыбызның көнкүреше белән танышты. Сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, калфак, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, шәл, читек. Әлеге әйберләр һәркайсы нинди дә булса истәлекле вакыйга белән бәйле.Алар татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын борынгыдан килгән мирасын саклый. Халкыбыз гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгән балалар тормышта югалмас.
Чараның максаты: Укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф- гадәтләре, йолалары уеннары белән тирәнтен таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.