«Наркомания-ак үлем!»
26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Бу көн алдыннан, 25 июнь көнне, Айбаш авыл китапханәсендә «Наркомания-ак үлем!». дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды . Күргәзмәдә китапханә фондыннан наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар тәкъдим ителде. Китап укучылар китапханәнең хәзерге дөньяда наркомания проблемасына багышланган басма продукциясе белән таныша алдылар: Наркомания – үлем куркынычы һәм авыр хәл ителә торган проблема, бүгенге көндә дә дәвалауның нәтиҗәле ысуллары юк. Безнең тормышыбыз безнең кулларда, һәм бары тик бездән генә аның нинди озын һәм бәхетле яки кыска, газаплы һәм авырту булуына бәйле.