«Я Пушкина читаю вновь»
6 июнь - Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Яраткан шагыйребезнең тууына быел 216 ел була.
Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буын россиялегә таныш һәм сөекле. Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата. Шагыйрьнең шигырьләре җиңел кабул ителә, истә кала, укыла.
Әлеге дата хөрмәтенә, 5 июнь көнне Айбаш авылы китапханәсе
«Я Пушкина читаю вновь» исемле китап күргәзмәсе әзерләде.
Күргәзмә бөек шагыйрьнең иҗади мирасы белән кызыксынучыларга адресланган.