«Утырып уйлар уйладым»
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта алтмышынчы елларында күренә башлый. Ул ике юнәлештә — лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрьләрдән. Лирикада ул — үз шәхси биографиясе, тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган уй-хисләрне тасвирлаучы. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып, вакыйгаларны шигъри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша.
Шагыйрәнең 75 еллыгы уңаеннанАйбаш авылы китапханәсендә «Утырып уйлар уйладым» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә шагыйрәнең әсәрләре ,шигырь җыентыклары һәм яңа китаплары куелды.