"Балалар өчен"
Балалар шагыйре Б.Рәхмәтнең тууына 115 ел тулуга багышлап күргәзмә әзерләнде. Б.Рәхмәт татар балаларының иң яратып укый торган язучыларыннан берсе.
Аның балалар өчен язган шигырьләре форма җыйнаклыгы, фикер һәм хисләрнең балалар рухына ярашлы, табигый, эмоциональ көчле яңгырашта булулары белән аерылып торалар. Һәрбер шигыре конкрет тәрбияви максатны күздә тотып язылса да, автор гади үгет-нәсихәт әйтү юлына басмый, һәр очракта үзенең фикер-идеясен укучы күңеленә тәэсир итәрлек, аны рухи баетырлык берәр уен, вакыйга, тормыш детале яки табигать күренеше аша бирергә тырыша. Моның өчен ул еш кына әйләнә-тирәдәге әйберләрне җанландыру ысулыннан оста файдалана. Шагыйрьнең үзе исән чагында нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган дистәдән артык исемдә китаплары басылып чыга.