"Тарих битләрен ачканда"
Һәр музейның кабатланмас тарихы бар. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә – һәр музей-ул үзе урнашкан илнең һәм шәһәрнең горурлыгы. Музей-кешелекнең хәзинәсе, аның рухи тәҗрибәсен саклау. Халыкара музейлар көне календарьда 1977 елда барлыкка килә, ул чакта Халыкара музейлар советының чираттагы утырышында Россия оешмасының әлеге мәдәни бәйрәмне гамәлгә кую турында тәкъдиме кабул ителә. 1978 елдан башлап Халыкара музейлар көне 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый. Халыкара музейлар көне уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә "Тарих битләрен ачканда" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдык һәм дөньяның иң зур музейлары турында сөйләдек. Чараның максаты:: 1.Укучыларга эстетик тәрбия бирү. 2.Укучылар арасында мәдәни мирасны популярлаштыру һәм мәдәниятне үстерү.