Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Тукай безнең йөрәкләрдә»

 

26 апрель-татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Быел без барыбызга да кадерле шагыйрьнең тууына 136 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу көнне без   тагын бер кат халык шагыйре Габдулла Тукайның рухына, үлемсез әсәрләренә баш иябез.   

26 нчы апрель көнне Айбаш мәктәбе укучылары, мәдәният йорты белән берлектә «Тукай безнең йөрәкләрдә»    исеме астында әдәби- музыкаль кичә үткәрдек.Кичә  «Апушның тылсымлы төшләре» дип аталган күренешне үз эченә алган иде.Күренештә Апуш үзе дә, Сәгъди абый , әкият геройлары кәҗә белән сарык та катнашты. Шулай ук укучылар аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Кичә барлык тамашачылар катнашында Туган тел җырын башкару белән тәмамланды.

Максат: Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү . Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда өлкәннәргә карата яхшы хисләр формалаштыру, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту .