"Галәмдә кеше"
12 апрель- тарихи дата , бу көнне Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Китапханәдә космос темасын яктырткан "Галәмдә кеше" исемле китап күргәзмәсе ясап куелды. Балаларга космосны өйрәнү тарихы һәм космонавтлар турында мәгълүмат бирелде.