Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Көчле звено”

 

1 нче апрель көнне  балалар белән “Көчле звено” интеллектуаль уенын уйнадык.

  Максаты:

Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.

Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.

Уенның шартлары түбәндәгеләр.

1.Уен 6 турдан тора,уенда 6 укучы катнашты

1 тур.Әкиятләр илендә.Әлеге турда укучылар төрле әкиятләр буенча сорауларга җавап бирергә тиешләр иде.

2 тур.Татар теле дип исемләнгән  турда балалар татар язучылары,шагыйрьләре, татар теле кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр

3 тур-Математика турында гамәлләр буенча һәм логика буенча  сораулар булды.

4 тур.Әйләнә-тирә дөнья дип исемләнгән турда табигать, кошлар, хайваннар турында сораулар бирелде

5 турда Русс теленә кагылышлы сораулар   яңгырады.

6 турда –Табышмаклар әйтелде.

Соңыннан -Финалчылар ярышы үткәрелде

Әлеге уен -Көчледән көчле кем көчле булуын сынау, ярышу бәйгесе булды.

Ахырдан очколарны санап, җиңүчеләрне билгеләдек.