"Мозговой штурм"
28 март көнне укучылар өчен квест оештырдык.
Иң элек укучыларны язгы каникуллар һәм “Китап атналыгы” ачылу белән тәбрик иттек.
Квест 7 биремнән торды:
Иң элек барлык биремнәрне диярлек конвертларга салып ябыштырып, күрсәтелгән урыннарга урнаштырдык.
Беренче биремдә күрсәтмәләргә таянып, шахмат уенындагы кебек кирәкле хәрефне таптылар. Нәтиҗәдә “Под деревом” сүзе килеп чыгарга тиеш иде. Агачны эзләп таптылар, ә анда бирем язылган икенче конверт. Әлеге конвертта “Киләсе бирем уенчык арасында” дип язылган иде.Без коробка белән лего әзерләдек.
Алдагы өченче биремдә бер биттә математик биремнәр язылган. Икенчесендә саннар һәм хәрефләр белән түгәрәк ясалган. Әлеге сан астындагы хәрефне табарга кирәк иде. Балалар тиз генә биремне чиштеләр һәм “Озеро” сүзен таптылар.Сулы тазик астыннан бирем салынган яңа конвертны табып алдылар. Киләсе дүртенче биремдә төрле төсләргә буялган таблицадан кызыл төстәге хәрефләрне алып “Лопни шарик” сүзен төзергә кирәк иде.Бишенче биремдә шар эченә кисеп тутырылган биремне җыеп,”утыз ике” сүзен җыйдылар. Утыз ике? Нәрсә булыр инде бу? Уйларга кирәк. Нинди ассоциация бу сүз белән? Кешенең 32 теше бар! Балалар төш рәсеме төшерелгән кәгазь таптылар, ә аның артында яңа бирем- табышмак укыйбыз. Ә җавабы- урындык. Ә урындык астында скотч белән конверт ябыштырылган. Анда күп хәрефләр һәм аларның кайберләре генә төсле. Хәрефләрне салават күпере төсләре буенча төзәргә кирәк иде. “Конфеты” сүзе килеп чыкты. Әмма алар кайда соң? Без агачка Салават күпере рәсемен беркеттек һәм шунда ук агач төбеннән балалар кәнфитле сандыкны да табып алдылар.Балалар бик шатланып кәнфитләр белән сыйландылар.