"Нәүрүз мөбәрәкбад"
Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән язны каршылау бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. 18 март көнне Айбаш авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме уздырдык. Мәктәп укучылары яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Бәйрәмгә килгән кунаклар белән төрле уеннар оештырдык. Казанда пешкән тәмле ботканы ашагач, коймак белән самовардан чәйләр эчтек.