Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

“Туган якка солдат сәламе”

  

Солдат хатлары... Әле кайчан гына армия хезмәтендәге егетләр, әнә шундый җылы сүзләр белән башлап, әти-әниләренә солдат хатлары яза иде. «Иде» дим, чөнки хәзер солдатлар хатны язсалар да бик сирәк язалар. Алар гаиләләре, сөйгән кызлары белән рәхәтләнеп кәрәзле телефон аша хәбәрләшәләр, хисләрен уртаклашалар.  

18 нче февраль көнне  Айбаш авылы мәдәният йортында да  китапханә белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Туган якка солдат сәламе” дип исемләнгән   солдат аналары белән очрашу булды.

 Гадәттәгечә, кичә барышында армиядә хезмәт итә торган солдатларның  хатларын укыдык. Очрашуга килгән әниләр уллары турында горурланып сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.