Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Безнең юбиляр"

 #Безнеңюбиляр
Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының хәзерге Биектау (элекке Дөбьяз) районы Суыксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесенда укый, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәү шәһәренә китеп, башкала заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы, соңыннан, гаскәри хезмәт мөддәтен (1967—1969) тутыргач, А.А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист булып эшли. Шул елларда производстводагы хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.

Тулырак: https://vk.com/wall134280493_2178