Айбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Интернет- дусмы, дошманмы?»

 

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка  тормышны  күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет  күп  кенә  эшләрне  җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты.

“Куркынычсыз интернет” атналыгы  уңаеннан  Айбаш  авылы  китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Интернет- дусмы, дошманмы?» исемле дәрес үткәрелде. Укучыларга «Безопасный интернет» дип исемләнгән электрон презентация   күрсәтелде. Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырдык. 

Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында, компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында сөйләдек.

Укучылар «Компьютер яки  Интернет нәрсәсе белән файдалы?»,« Интернетта нәрсә начар?» сорауларына җавап бирделәр.

Бу дәреснең төп максаты - алда әйтеп үткән куркынычлар һәм интернеттан дөрес файдалану турында аңлату иде. Чарада барлыгы 8 укучы  катнашты.