“Цифрлаштыру-заман таләбе”
2022 ел- Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан Айбаш авылы китапханәсендә күптөрле чаралар оештырыла. Китап укучылар өчен “Цифрлаштыру-заман таләбе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды.
Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла.
Үсеп килүче буынның тормышны гаджетсыз күз алдына да китерә алмавы берәүгә дә сер түгел. Цифрлы технологияләр балаларга проектлауны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, онлайн белем алу мөмкинлеген, белем бирүнең сыйфатын арттыра.
Чара барышында смартфоннар һәм «Алиса» кушымталарын кулланып, балалар төрле биремнәр үтәделәр. Аларны цифрлы технологияләр барлыкка килү һәм үсеш юлын күрсәтүче экспонатлар коллекциясе тупланган күргәзмә белән таныштырдык.