"Яшь герой"
8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне уңаеннаен Айбаш авылы китапханәсендә мәгълүмати сәгать үткәрелде. Аның төп максаты – укучыларны яшь антифашистлар, Бөек Ватан сугышы елларындагы герой пионерлар белән таныштыру, Туган илгә сөю, патриотлык тойгысы тәрбияләү.
Укучыларга Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик батырлыклары, буыннар хәтерендә калырлык башка пионерлар турында сөйләдек.