«Татарстан Республикасы символлары»
7 февраль – Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Бу уңайдан Айбаш авыл китапханәсендә “Татарстан символлары” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китапларга күзәтү вакытында китап укучыларга 1992 елда кабул ителгән Дәүләт гербындагы төсләрнең, сурәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмат бирелде. ”Татарстан Республикасының символлары” дигән электрон презентация күрсәтелде.