"Матурлык һәм батырлык җырчысы"
Талантлы язучы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы Зәки Нуриның (1921 — 1994) тууына 24 нче декабрьдә 100 ел була.
Татар әдәбияты язучылары Бөек Ватан сугышын үз җилкәләрендә татып, әсәрләрендә чагылдырганнар. Зәки Нури да бу тарихи вакыйганы үз җилкәсендә татып әсәрләрендә чагылдырган каһарман шагыйрь. Ул каләме белән дә , коралы белән дә дошманны җиңүгә зур өлеш керткән. Юбилее уңаеннан китапханәдә булган китапларыннан күргәзмә ясап куелды.