"Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк!"
30 нчы ноябрь мәдәният йорты белән берлектә әниләр көненә багышлап “Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк!”-дип исемләнгән әдәби-кичә үткәрдек. Әниләр ике командага бүленеп ярыштылар. Ярыш барышында әниләр вакытка суган әрчеп турауда, кишер игүдә, мясорубка җыюда көч сынаштылар. Шулай ук бирелгән сүзләрдән шигырь яздылар,бишек җыры җырладылар, скакалка сикерделәр, кайнанага хат яздылар һ.б. Нәтиҗәдә һәр ике команда да 38 очко туплады.Кичәбезнең музыкаль бизәлешен Кадрия Насыйбуллина тәэмин итте.