"Бу китапларны барысы да беләләр"
22 ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Айбаш авылы китапханәсендә «Бу китапларны барысы да беләләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.
Укучылар китапханәнең белешмә фонды, белешмә басмаларның классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Балаларны рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырдык, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлаттык.