"Иҗат-үзе тормыш ул!"
Язучы Рауль МирХәйдаровка 80 яшь тулуга карата Айбаш китапханәсендә “Иҗат-үзе тормыш ул!”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды.Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров – кырыклап китап авторы, аларның гомуми тиражы 10 миллионнан артып китә. Рус телендә яза. Күп кенә әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Язучы Мәскәүдә яши.
Ренат Харис Рауль Мир-Хәйдәровны “татар язучысы, Россия язучысы дип, әмма Европаны колачлаган язучы”, дип билгеләп үтте. Аны “Усал телле, тирән үтеп керә торган карашлы, сүзен заман белән санлашып тормыйча әйтеп бирә торган кеше диде.