"Калфаклы сандугач"
Милләтебезнең данлыклы кызы, танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 1 ноябрь көнне 115 ел тулды. Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә. Айбаш авылы китапханәнәсендә Сара Садыйкованын тууына 110 ел тулу уңаеннан "Калфаклы сандугач" дип исемләнгән күргәзмә мәшһүр композиторның иҗатын яратучылар өчен тәкъдим ителде. Монда иҗат җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды.